Таиландта тау куышында калган барлык балаларны чыгардылар

Таиландта коткару эшләре

Таиландта су баскан тау куышыннан уникенче баланы һәм тренерны коткардылар.

Бу хакта коткаручыларга нигезләнеп, Таиландның Spring News телеканалы хәбәр итә. ​

Зыян күрүчеләрне боралакларда Чиангарай шәһәре хастаханәсенә китергәннәр. Әлегә аларны карантинда тоталар. Беренче көннәрдә балалар ата-аналарын пыяла аша гына күрә алачак.

Яшүсмерләр футбол такымының 12 спортчысы һәм тренеры 23 июньдә юкка чыкты. Ун тәүлеккә якын вакыт узганнан соң аларны Тхам-Луанг тау куышында таптылар.

Коткару эшләрендә илнең хәрби-диңгез флоты әгъзалары, чит ил дайверлары да катнашты.