Русиядән капиталның читкә китүе ярты елда 20 процентка арткан

Русиядә капиталның читкә китүе 2018 елның беренче яртыcында 20,1 процентка арткан диелә Үзәк банк хисабында. Гыйнвардан июнь ахырына кадәр хосусый ширкәтләр һәм затлар тарафыннан илдән 17,3 млрд доллар чыгарылган.

Былтыр шушы чорда 14,4 млрд доллар чыгарылган булган.

Үзәк банк фаразларына караганда, нефтьнең бер мичкәсе 67 доллар торган очракта, 2018 елда илдән чыгарылган капитал күләме 30 млрд долларга җитәргә мөмкин.

Хисаптан күренгәнчә, Русия икътисадының банклардан тыш өлкәсенә кертелгән чит ил инвестицияләре күләме 2018нең беренче яртысында 7,3 млрд доллар тәшкил иткән. Бу былтыргы чор белән чагыштырганда 2,4 тапкырга кимрәк.