Уфада пенсия реформасына каршы урам җыены узды

Your browser doesn’t support HTML5

12 июль Уфада пенсиягә чыгу яшен арттыру турында канунны үзгәртүгә каршы тыйнак кына урам җыены узды. Республиканың һөнәр берлекләре уздырган чара башкаланың Спорт сарае каршындагы мәйданда үтте. Оештыручылар каршылык чарасында ун меңгә якын кеше катнашачагын ышандырса да, килүчеләр өч меңнән артмады. Каршылык чарасы барган мәйданда канунга каршы имза җыю да оештырылды.