Мөселманнар яшьләр форумында тел мәсьәләсен дә күтәрергә мөмкиннәр

Your browser doesn’t support HTML5

Бу хакта VI мөселман яшьләре форумына багышланган матбугат очрашуында Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов белдерде. 22-29 июльдә Болгарда VI мөселман яшьләре форумы уза. Анда 18-35 яшьлек 170ләп кеше катнашачак. 18 июль көнне Татар-информда бу чарага багышланган матбугат очрашуы узды.