Ярославльда газаплаулар эше нигезендә 6 кеше кулга алынды

Ярославль тикшерү комитеты шәһәрнең беренче төзәтү колониясендә тоткынны кыйнау һәм газаплау җинаять эше нигезендә алты кешене кулга алды.

Тикшерү тоткынны кыйнауда катнашкан барлык колония хезмәткәрләрен ачыклады дип хәбәр итә тикшерү комитеты. Тикшерү барышында колониянең документациясе дә алынды, җитәкчелекнең дәшмәвенә дә хокукый бәя биреләчәк.

20 июль көнне "Новая газета" басмасы Ярославльнең 1-нче колониясендә тоткын Евгений Макаровны кыйнау һәм газаплау видеоязмасын чыгарды. Материалда кыйнауда катнашкан 17 хезмәткәр исеме дә китерелде.

Видеоны чыгару нәтиҗәсендә Тикшерү комитеты җинаять эшен ачты. Колония җитәкчелеге видеода булган хезмәткәрләрне вакытлыча эштән алды.

Әлеге видеоязманы медиага биргән "Общественный вердикт" оешмасы адвокаты Ирина Бирюкова исә янаулар килү сәбәпле вакытлыча Русиядән китәргә мәҗбүр булган. Ул Русия рәсми оешмаларыннан үзенә һәм гаиләсенә дәүләт яклаувын сораган.