Түбән Новгородта ВГТРК журналисты Денис Суворов үтерелгән

Денис Суворов

Түбән Новгород өлкәсенең тикшерү комитеты 27 яшьлек ВГТРК журналисты Денис Суворовны үтерү эше нигезендә җинаять эшен ачкан. Җинаять эше 105нче маддә (үтерү) нигезендә кузгатылган.

Үлем сәбәпләре турында рәсми белдерү әлегә булмады. Журналистның җәсәде 23 июльдә Түбән Новгород җәмигъ мәчетеннән ерак түгел табылган. Медиада Суворов башына таш белән сугудан яки пычак белән кадаудан үлгән дигән хәбәрләр тарала.

Журналист Русия телеканалының "Вести-Приволжье" иртәнге тапшыруларын, "Политех" 10 минутлык тапшыруын алып барган, "Вести.Нижний Новгород" сайты мөхәррире булып эшләгән.