Пекинда урнашкан АКШ илчелеге янында шартлау булган, дип яза әлеге вакыйганы күрүчеләргә нигезләнеп Associated Press.
Кытай дәүләт медиа чаралары бер хатын-кызның бина янында үз-үзен яндыру омтылышы турында хәбәр итә. Хатын-кыз тоткарланган.
Вакыйга урынында төшерелгән фото һәм видеоларда төтен күренә. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат әлегә юк.