Галимнәр Марста сыек су тапкан

Марс планетасы

Марс өслеге астында сыек су бар. Mars Express зондына урнаштырылган MARSIS җиһазы җибәргән мәгълүматларны өйрәнеп, Италия галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән.

Тикшеренүчеләр сүзләренчә, алар планетаның көньяк өлешендә 20 чакрым диаметрлы һәм 1 чакрым тирәнлектәге күл тапкан.

Галимнәрнең ачышы расланса, бу тотрыклы сыек сулыкның Марста беренче тапкыр табылу очрагы булачак. Планетада боз хәлендәге су элегрәк табылган иде.

Марста сыек су булуы әлеге планетада кеше яши алуына зур мөмкинлекләр ача.