27 июльдә гасырның иң озын Ай тотылуы булачак

Ай

27 июль кичендә Җир шарының күпчелек кыйтгаларында Ай тотылуны күзәтеп булачак. NASA аны XXI гасырның иң озын Ай тотылуы булачагын белдерде.

Тотылуны тулысынча Европа, Африка, Якын Көнчыгыш, Үзәк Азия һәм Австралиянең барлык диярлек өлешләрендә күреп булачак.

Табигать күренешен Төньяк Америкада күреп булмаячак. Көньяк Американың көнчыгышында аны өлешчә генә күзәтеп була. Европа илләрендә ай тотылуның башы күренмәячәк.

Күк болытлы булмаган очракта, Ай тотылуны махсус җиһазларсыз да күреп булачак.

Ай тотылу Казан вакыты белән унынчы яртыларда башлана. Ул 1 сәгать 40 минутлап дәвам итәчәк. Тулы фазаны Гринвич белән 20:21дә күреп булачак (Казан вакыты белән 22:21).