Башкортстанда югары белем алу бәясе тагын артты
Your browser doesn’t support HTML5
Башкортстан югары уку йортларына кабул итүләр турында беренче карарлар чыга башларды. Беренче карарлар аерым төркемнәргә генә карый. Югары белем алу хакы быел тагын да арткан. Иң югары бәяләр Уфа дәүләт сәнгать институтында, иҗади белем алырга теләүчеләр елына 180 мең сум түләргә тиеш булачак.