Башкортстанда чит ил паспортына зур чиратлар барлыкка килде
Your browser doesn’t support HTML5
Башкортстанда чит илгә чыгу паспортлары алу өчен озын чиратлар барлыкка килде. Паспорт бәяләренең 3 августтан кисәк артуын истә тотып күпләр аны бәя күтәрелгәнче ясатып калырга ашыкты. Кешеләр чиратка иртәнге сәгать биштә үк килә. 10 еллык паспортны өлкәннәргә биш мең, балаларга 2 мең сумга ясыйлар.