Төркия тышкы эшләр министры һәм АКШ дәүләт секретаре ике ил арасындагы низаг турында сөйләште

Мәүлет Чавушоглы һәм Майк Помпео

Төркия Америка дин әһеле Эндрю Брансонны кулга алу белән бәйле килеп туган низагтан чыгу юлларын табарга җыена. Бу хакта АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео белән очрашудан соң Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглы белдерде.

Сөйләшүләр Сингапурда Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре берлеге форумы кысаларында узды. Чавушоглы очрашуны "иң югары дәрәҗәдә конструктив" булды диде. АКШ Дәүләт департаментында Әнкара белән диалогны дәвам итү турында белдерделәр дип яза Reuters.

Пастор Эндрю Брансон Төркиядә 20 елдан артык яши. Ул шпионлыкта, террорчылыкта һәм 2016 елгы дәүләт түнтәрелеше омтылышында катнашуда гаепләнеп, кулга алынды. Вашингтон Брансонны ватанына кайтару өчен тырыша.

Берничә көн элек АКШ Төркиянең ике министрына карата чикләүләр кертте. Алар Брансонны кулга алуда катнашкан диелде. Әнкара мондый "янаулар теленә" юл куймаячагын белдерде.