Уфаның бер бистәсе сазлыкка батып бара

Your browser doesn’t support HTML5

Уфадагы Инорс бистәсендә халык экология торышы өчен борчылып ахыр чиккә баруы ихтимал. Урындагы урман сазлык аркасында юкка чыга. Анда агачлар чери, җитмәсә аерым кешеләр барлык чүп-чарын урман эченә илтеп аудара башлаган. Шуңа да бистәнең бер өлешенә чыдап булмаслык ис тарала. Халыкның борчылуы урынлы. Чөнки сазлык елдан ел күбрәк мәйданга тарала. Йорт нигезләре кузгала башлаган. Урындагы халык яшеллекнең юкка чыгыуын, йортларның таушалыуын битараф кына күзәтә, сасы искә ескә түзә алмый. Хакимияткә мөрәҗәгатәтләр яудыра. Тиздән 70 меңләп кеше яшәгән бистәдәге урманда салыкны корыту эшләре башланачак дип ышандыра алар.