Алтайда төбәкара татар яшьләре форумы узачак

Казанда узган Бөтендөнья татар яшьләре форумында

20-25 август Барнаулда беренче тапкыр татар яшьләренең төбәкара форумы узачак. "Яшь йөрәкләр" дип аталган фестивальдә Русия һәм Казакъстанның 10 төбәгеннән 30 делегат катнаша. Казаннан җыенга Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин бара.

Алтай татар яшьләре төбәкара форумында татар халкының үсеше, милли гореф-гадәтләрне саклап калу, татар халкының милли үзенчәлекләрен саклауда татар яшьләренең роле турында сөйләшәчәкләр. Проектның төп темалары – лидерлык һәм команда туплау, социаль проектлар төзү, бүгенге дөнья шартларында милли мәдәният.

"Татар яшьләре форумы програмында түгәрәк өстәлләр, Алтай төбәге белгечләреннән күпсанлы осталык дәресләре, Барнаулның тарихи урыннарына бару кебек чаралар каралган. 20 августта форум кысаларында делегатлар музейларга һәм Җәмигъ мәчетенә барып, шәһәрнең үткәне һәм Барнаул тарихында татарларның урыны турында белә алачаклар. 21 августта форумның рәсми ачылышы була, ә 22-24 августта белем бирү програмы Алтай краеның Алтай районында узачак. Өч көн дәвамында осталык дәресләре, практикалар узачак. Форумның эшчәнлеге нәтиҗәсендә делегатлар проектлар эшләп, аларны экспертларга күрсәтәчәк", дип сөйләде Азатлыкка "Дулкын" татар мәдәнияте үзәге рәисе Флүрә Зиннәтуллина.

Форум Алтай крае губернаторының коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү өлкәсендәге гранты ярдәмендә уза, шулай ук чарага Татарстанның мәдәният министрлыгы да ярдәм итә.

Узган елның октябрендә Русиядә тел өлкәсендә низаг башлангач Барнаулның татар яшьләре бөтенрусия флешмобына кушылып, Об елгасы ярында "Туган тел" җырын башкарды. Ул вакытта Барнаул татар яшьләре оешмасы вәкиле Артем Зинәтуллин Азатлыкка флешмобка чыгар алдыннан аларның оешмасы Новосибирскидан килгән яшьләр белән милли мәсьәләләр турында фикер алышу, дебатлар уздырганы турында сөйләгән иде.