Казанда Корбан бәйрәмендә Путинга дан җырладылар

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан мөселманнары корбан бәйрәмен мөфтисез билгеләп үтә. Казанда президент Рөстәм Миңнеханов катнашындагы гает намазы Галиев мәчетендә укылды.

Ислам дөньясы бүген үзенең иң олы бәйрәме Корбан гаетен билгеләп үтә. Ураза гаетеннән аермалы буларак, бүген бәйрәм чаралары шәһәрләрдә дә, авыл җирендә дә бер үк вакытта – вәгазь 4:30-да, намаз 5:00-дә укылды. Татарстанда төп чара Галиев мәчетендә республика президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Аннан тыш гыйбадәттә Казан башлыгы Илсур Метшин, Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев та бар иде.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин хаҗга китү сәбәпле, гаетне аның беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин укытты. Сәмигуллинның “уң кулы” Корбан бәйрәменең үзенчәлегенә туктап, үгет-насихәтендә халыкны намаз укырга өндәде, Болгар ислам академиясен ачарга үз фатыйхасын биргән Русия президенты Владимир Путинны мактады һәм вәгазь ахырында урысча аның тәбрикнамәсен укыды. Татарстан президентының котлау сүзләре татарча яңгыраса да, мөфти урынбасары ана теле, милләтнең киләчәге турында сүз кузгатмады.

Беренче тапкыр гает намазы бүген Рөстәм Миңнеханов яшәгән нефтьчеләр бистәсендәге “Ирек” мәчетендә дә үтте. Мәчет президентның һава казасында һәлак булган олы улы Ирек исемен йөртә. Анда узган бәйрәм намазына махсус чакырылган кешеләр генә кертелде, мәчетне полиция, сакчылар саклады. Соңрак рәсми ачылмаган "Ирек" мәчетенә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин килде.

Your browser doesn’t support HTML5

Казансу ярындагы ачылмаган мәчеттә ябык Корбан бәйрәме үтте

Төштән соң Казанда төрле гаилә бәйрәмнәре уза. “Калейдоскоп” паркында ул 13:00-дә башлана. “Гаилә” мәчетендә – 17.00-дә. Башкаланың “Иман Нуры” мәчете каршында ачылачак “Нәни принц” паркында да күңел ачу програмы каралган.

Корбан бәйрәменең төп йолысы – мал чалу быел 18 урында оештырылган. Төрле сәбәпләр аркасында моны бүген башкарып өлгермәгән кеше, корбан чалуны чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе дә башкарырга мөмкин.

Уфада узган Корбан гаете мизгелләрен безнең фотогалереядә карый аласыз.

Уфада Корбан бәйрәме