Аннексияләнгән Кырым башлыгы үзеннән Украина чикләүләрен алуны таләп итә

Сергей Аксенов

Аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов үзенә кертелгән шәхси чикләүләрне алуны сорап, Киевтагы мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте.

Сергей Аксенов Киевның административ мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Ул үзенә карата Украина керткән шәхси чикләүләрне алуны таләп итә дип белдерә мәхкәмәнең матбугат хезмәте.

Шикаять Аксеновка чикләүләр чаралары керткән Украинаның Дәүләт иминлеге һәм саклану шурасына белдерелгән. Түрә санкцияләр карарын канунсыз дип тануны һәм гамәлдән чыгаруны сорый.

Элегрәк Сергей Аксенов Украинаның Кырымга карата чикләүләре мәгънәсез дип белдергән иде. "Ышаныгыз, безнең өчен ул чикләүләрнең бернинди дә тәэсире юк", диде ул май аенда.