Башкортстанда төнлә җир тетрәү булган

Your browser doesn’t support HTML5

Чәршәмбегә каршы төндә Башкортстанның берничә районында 5,4 баллы җир тетрәү булган. Җир тетрәүләр Белорет һәм Салават районнарында теркәлгән, дип хәбәр итә Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Җимерелүләр, электр, газ тәэминаты өзелүләр булмаган, яраланучылар да юк.