АКШтагы давыл нәтиҗәсендә 11 кеше һәлак булган

Төньяк Каролинада гарасат нәтиҗәсе

АКШ президенты Дональд Трамп гадәттән тыш хәл кертте.

АКШның Көньяк һәм Төньяк Каролинадагы "Флоренс" давылы нәтиҗәсендә 11 кеше һәлак булган. Миллионнан артык йорт утсыз калган.

Давыл вакытында җил сәгатенә 150 чакрымга кадәр җиткән. Җил агачларны тамыры белән каерып алып машиналарга, йортларга китереп бәргән.