Сориле – Чуашстандагы татар авылы

Авыл урамы

Авылның хәзерге мәчете. Инкыйлабка кадәр авылда ике мәчет булган. Совет чорында алар юк ителгән.

Авылда өч зират бар. Менә бу зират йортында совет чорында яшерен генә гает намазлары укылган.

Авылның бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртып йөрүче зат – Шәүкәт Сәләхетдинов.

Авыл аксакалы Равил ага (сулда) үз бакчасында икенче дөнья сугышында катнашучылар хөрмәтенә агачлар аллеясы үсетрә.

Кайбер йортлар бүгеннән үк сатыла. Сорилеләр менә бу йорт та сатыла, әлегә алучы юк диләр.

Бүген бушап калган авыл мәктәбе.

Авыл мәктәбенең элекке стадионы әле дә буш тормый, кичләрен яшләр футболга җыела диләр.

Элек авылда зур гына колхоз фермасы булган. Хәзер элекке ферма биналары буш тора.

Кибет әле эшли. Ул, гадәттәгечә, авылның иҗтимагый үзәкләренең берсе булып тора.

Авылның "көфер почмагы" ул, әлбәттә, кибет каршындагы тукталыш.

Авыл йорты

Татарстан белән Чуашстан чиген шушы инеш аерып тора. Инешнең теге ягында Татарстанның Буа районы Исәк авылы җире башлана.