Кырымтатар театрыннан киткән актерлар яңа театр ачарга уйлый

Кырымтатар театры

Кырымтатар музыкаль-драма академия театрының мөдире Билял Биляловның вазифасыннан алынуына каршылык белдереп театрдан киткән артистлар яңа кырымтатар театры булдыру эшен башлаган.

Быелның август ае башында Кырымтатар музыкаль-драма академия театрының мөдире һәм сәнгать җитәкчесе, Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе Билял Биляловның вазифасыннан алынуына каршылык белдереп егермеләп танылган актер 31 августта гариза язып эштән киткән иде. Кырым мәдәният министрлыгы театрга яңа җитәкчеләр билгеләде.

Театрдан киткән актерлар үзләре яңа театр төзеп биш спектакль әзерли башлаган. Кырымда тагын бер кырымтатар театры булдыру мөмкинлеге хакында Азатлыкка театрдан киткән актер Фатма Асанова сөйләде.

"Без хәзер уйнаган спектакльләребездән биш спектакльне яңадан торгызабыз, репетицияләр үткәрәбез. Алла бирсә, тиздән аларны тамашачыларга тәкъдим итәрбез", диде ул.

Театр репетицияләрне кайда үткәрә, спектакльләрне кайда куячак, яңа спектакльләрне әзерләү өчен авторлар белән хезмәттәшлек итәргә җыенасызмы дигән сорауларга Асанова: "Болар әлегә сюрприз, алда барысын күрерсез. Без эш хакы алмыйча эшлибез, тамашачылардан театрга исем бирү буенча тәкъдимнәрне көтәбез", диде.

БУ ТЕМАГА: Күренекле кырымтатар артистлары театрдан китә

"Элек без горурланып дөньяда безнең бердәнбер кырымтатар театрыбыз бар дип сөйли идек, бәлки андый заман килер - бер түгел, ике театрыбыз, милли театрыбыз булыр, хуш килдегез дияргә мөмкинлегебез булыр, иншалла”, диде актер Луиза Усеинова. Кайбер тамашачылар театрдан киткән актерларның башка театрларга таралмавына, берләшеп бергә эшләгәннәренә сөенүләрен белдерәләр.

Театрның вазифадан бушатылган элекке мөдире Билял Билялов вазифасыннан алынуына риза булмыйча Кырым мәдәният министрлыгын шикаять итеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Мәхкәмә утырышлары дәвам итә.