Мәскәүдә Кырым вице-премьеры Виталий Нахлупин тоткарланган

Виталий Нахлупин

Нахлупинны тоткарлау юл төзү тендерлары белән бәйле диелә.

Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырым башлыгы урынбасары, икътисад, Кырым бюджет-финанс һәм салым сәясәте комитетының элекке рәисе Виталий Нахлупин Мәскәүдә тоткарланган. Бу хакта РБК хәбәр итте. Соңрак әлеге хәбәрне Кырым хөкүмәтенең матбугат хезмәте дә раслады.

РБК чыганаклары мәгълүматына караганда, Нахлупинны тоткарлау юл төзү тендерлары белән бәйле. Түрә юл төзелеше мәсьәләләре белән шөгыльләнгән һәм төзелеш белән бәйле федераль програмын тормышка ашыру өчен җавап биргән.

Бер үк вакытта чәршәмбе ФСБ "Кырым тимер юлы" һәм Кырымның машина юллары хезмәтенә тентү белән килгән. Конкурентлык сәясәте дәүләт комитеты һәм "Крымэнерго" оешмасыннан да документлар алынган дип сөйләгән РБК чыганагы.