Хәбиров җәмәгать транспортында тәртип урнаштыра башлады

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгән Радий Хәбиров Уфа хакимияте рөхсәтеннән башка эшләүче җәмәгать транспортына каршы көрәш башлау нәтиҗәсендә 23 октябрьдә шәһәрдә 1300ләп автобус юлга чыкмады. Автобус тукталышлары халык белән тулды. Хакимият моны коллапс дип атап кешеләрдән гафу үтенергә мәҗбүр булды.