Рим метросындагы казада 15 русияле яраланган

Рим метросында авария урыны

Рим шәһәре метросының "Республика" станциясендә эскалатор ватылу нәтиҗәсендә 15 русияле яраланып хастаханәләргә китерелгән. Аларның өчесе авыр хәлдә.

Метродагы казада яраланган ике кешегә операция ясалган дип белдергән Италиядә Русия илчелеге вәкиле Максим Бурляй. Бу хакта РИА Новости яза.

Рим метросы эскалаторында авария сишәмбе кич була. Зыян күрүчеләрнең күпчелеге - ЦСКА җанатарлары. Алар Мәскәү такымы һәм "Рома" уенын карарга килгән.

Эскалатор тизлек җыя башлаган һәм кинәт туктаган. Кешеләр аска "сибелгән". Егылмас өчен кайберәүләр ике эскалатор арасына сикергән, кемнәрдер тоткычларга ябышкан.

Казадан соң Рим прокуратурасы тикшерү эше ачкан. Шәһәрнең транспорт хезмәте дә тикшерү уздыра.