Киләсе елда тормышыгыз яхшырырмы?

Your browser doesn’t support HTML5

Русияләрнең социаль кәефе былтыргы белән чагыштырганда начарайган. Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру шуны күрсәтә. Сораштыруда катнашучыларның дүрттән бер өлеше үз гаиләләренең яшәү дәрәҗәсе яхшырыр дип өметләнә. Тагын 25 проценты үз тормышларының күпкә начараюын көтә. Респондентларның 40 проценты бүген ничек яшиләр, киләчәктә дә берни үзгәрмәс дип фаразлый. Азатлык Казан урамындагы кешеләрнең дә бу хакта фикерен белеште.