Фәнир Галимов: "Бабай утары" балаларга сабак алу урыны булсын иде"

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында туып үскән, хәзерге көндә дә шунда гомер итүче Фәнир Галимов яшь чактан ук милләтнең үсеше, аның киләчәге турында уйланып, борчылып яши. Балаларга милли тәрбияне үткәнгә таянып бирергә кирәк дигән фикердән чыгып ул "Бабай утары" комплексын оештырган.