Уфада Сатаев йорты хуҗаларына кайтарыла

Сатаев йорты

Уфа хакимиятендә Сатаев йортын төзелеш ширкәте файдасына тартып алмау турында карар әзерләнә.

Уфадагы Сатаев йорты шәһәр хакимияте карамагына күчерелергә тиешле биналар исемлегеннән алынды. Ул исемлектә калган очракта, сүтелеп, аның урынына заманча торак төзеләчәк иде. Сатаев йортының исемлектән алынуы турында Уфа хакимиятенең җавап хаты бу йортта яшәүче адвокат Эльза Мәүлимшинага килгән. Эльза үзенең бабасыннан калган бу йортны саклап калу өчен инде берничә ел көрәшә.

Аның сүзләренчә, бу карар Сатаев йортын төзелеш ширкәте файдасына тартып алмаячакларын, ә аны йортның чын хуҗаларына –
Сатаев-Мәүлимшиннар гаиләсенә кире кайтарачакларын аңлата.

Эльза Мәүлимшина

"Мәхкәмә карары белән 2012 елда шәһәр хакимияте милке итеп күчерелергә тиешле биналар һәм җир кишәрлекләре исемлеге билгеләнгән иде. Мин 2014 елның гыйнварыннан бирле бу мәхкәмә карарының дөрес түгеллеген исбатлау өчен көрәштем. Безнең йорт һәм җир хосусый милек булып торуын, муниципалитетныкы түгел икәнен күрсәттем. Әмма мин бу эштә оттырдым, Русия югары мәхкәмәсенә кадәр барып җиттем, һәм ул чыгарган карар нигезендә Ленин район мәхкәмәсе безнең йортыбызны һәм җиребезне тартып алды, Сатаевларны йорттан куып чыгарды. Адвокат Айдар Муллануров бу эш нигезендә ачылган яңа мәгълүмәтләргә таянып Октябрь район мәхкәмәсе карарын һәм Ленин мәхкәмәсе карарын гамәлдән чыгарырга тырышты. Ләкин мәхкәмәләрнең барысы да эшне яңадан караудан баш тартты. Быел Татарстаннан килгән конференция кунаклары бездә коллектив мөрәҗәгать имзалагач, Уфа мэриясе карарын үзгәртергә булды", дип сөйләде Азатлыкка Эльза Мәүлимшина.

15 ноябрьдә ул Уфа хакимиятенә Татарстан һәм Башкортстан
республикалары җәмәгать эшлеклеләренең бергә язган мөрәҗәгатен тапшырды. Сатаев йортын яклап Радий Хәбиров һәм Өлфәт Мостафин исеменә язылган мөрәҗәгатькә Дамир Исхаков, Руслан Айсин, Ринат Гатауллин, Кадерле Имаметдинов, Альфред Дәүләтшин һәм башкалар кул куйган иде. Алар Сатаев йортын бу урында биналар төзи торган СтройТЭК ширкәте тарафыннан сүтелүенә каршы чыкты.

Ниһаять, мөрәҗәгаткә җавап итеп, җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе хәзер Уфа хакимиятенең бу йортны тартып алынырга тиешле биналар исемлегеннән алу турындагы карары әзерләнгәнүе турында хат килгән.

7 ноябрь көнне Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе Уфа мәхкәмәсе Сатаев йортын ширкәт милке итеп калдырган иде.

Сатаев йорты мәдәни мирас булса да, җире төзелеш ширкәтенә карый. Шул сәбәпле Мөхетдин Сатаев йортының язмышы кыл өстендә иде. Бу йорт янәшәсендәге өченче җәмигъ мәчете һәм мәдрәсә биналары мәдәни мирас буларак сакланучы биналар исемлегенә кертелгән. Әлеге сакланучы биналар һәм төзелеп бетеп килүче күпкатлы йорт чигендә Сатаев йорты урнашкан. Янәшәдәге күпкатлы йортны төзүче "СтройТэк" төзелеш ширкәте 2016 елда ук Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе аша Сатаев йортын бушаттыру карарын чыгаруга ирешкән иде. Ләкин Сатаевларның дәвамчылары агымдагы елда әлеге йортны да мәдәни мирас буларак сакланучы биналар исемлегенә кертүгә иреште. Шулай булуга карамастан, каршылыклар дәвам итте. Мөхетдин Сатаевның туганы Рөстәм Сатаев мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Алар йорт һәм җир Уфа хакимияте тарафыннан "СтройТэк" төзелеш ширкәтенә бирелүен гамәлдән чыгаруны сорады.