Австрия Русия биатлончыларына карата тикшерү башлаган

Сүз кайбер спортчылар һәм такымның башка әгъзаларының 2017 елда Һохфильценда допингка каршы кагыйдәләрне бозу ихтималы турында бара.

Австрия полициясе Русиянең биатлон җыелма такымын кайбер спортчылар һәм такым әгъзаларына карата тикшерү баруы турында белдергән. Сүз 2017 елда Һохфильценда допингка каршы кагыйдәләрне бозу ихтималы турында бара. Бу хакта ТАССка Русиянең Австриядәге илчесе Дмитрий Любинский хәбәр иткән. Русия дипломатлары әлеге мәсьәләне хәл итү өчен рәсми мәгълүмат сорарга җыена.

Русия илчесенең әлеге белдерүе "Матч ТВ" телеканалы комментаторы Дмитрий Губерниевның хәбәренә җавап булды. 12 декабрьдә үзенең Инстаграмында ул Австриянең полиция хезмәткәрләре Русия биатлон җыелмасы яшәгән урынга гаепләү белдерергә килде дип язды. Үз сүзләрен раслап, Губерниев допингка каршы кагыйдәләрне бозуда гаепләү белдерелгән 10 фамилиянең скриншотын да элде. Австриядә бу җинаять санала ди телевидение алып баручысы. Исемлектә спортчылар, тренерлар, табиплар һәм массаж ясаучылар бар. Биатлончылардан Александр Логинов, Антон Шипулин, Алексей Волков, Евгений Гараничев һәм Европаның дүрт тапкыр чемпионы Ирина Старых бар.

Австрия җинаять полициясе федераль идарәсендә чәршәмбе әлеге хәбәрне раслый алмадылар.

13 декабрьдә Русия җыелмасы Австриянең Һохфильцен шәһәрчегендә узучы Дөнья кубогының икенче этабында чыгыш ясарга тиеш.