Чура керәшеннәре хач манды
Your browser doesn’t support HTML5
19 гыйнвар Татарстанның Кукмара районы Чура авылында хач ману йоласы үтте. Коймак пешерелгән, керәшен җырлары башкарылган бәйрәмгә килүчеләр авыл чишмәсе янында махсус ясалган урында салкын суга чумды. Чура авылындагы хач ману йоласы өч көн дәвам итәчәк.