Шаранда "Мин татарча сөйләшәм" фестивале узды

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанның Шаран районы татарлары оешмасы 21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан "Мин татарча сөйләшәм" фестивале оештырды. Бәйрәмгә районның ун мәктәбеннән җитмешләп укучы җыелды. Алар татарча популяр җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде. Шаран районы татарлары оешмасы рәисе Зәбир Сәләхов әйтүенчә, фестивальнең төп максаты - балаларны туган телдә сөйләшүгә өндәү, татар теленең матурлыгын күрсәтү.