Әлфия Авзалованың кызы әнисенең исемен Казан үзәгеннән читтә урнашкан урамга бирүгә риза түгел

Зөлфия Нигъмәтҗанова (у)

Казанда Әлфия Авзалова исемен йөрткән урам пәйда булачак. Тик ул шәһәр үзәгеннән 20 чакырым ераклыкта урнашкан.

Бу хакта ​Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова бүген Казан Ратушасында үткән кичәдә җиткерде. Анда күренекле татар җырчысына багышланган "Әлфия Авзалова" дип аталган яңа китапны тәкъдим иттеләр. 544 битлек басма өч өлештән тора. Беренчесендә – җырчының үз хатирәләре, тәрҗемәи хәле, икенчесендә – истәлекләр һәм өченче өлештә кушымта (ноталар, аудиоязмалар – җырчы репертуарындагы йөз җыр тупланган МР3 диск, шәхси архивыннан фотолар) урын алган.

Яңа китап

Чара башланыр алдыннан журналистлар белән аралашканда Нигъмәтҗанова башкалада Әлфия Авзалова исемен йөрткән урам пәйда булачагы хакында әйтте, әмма моңа әлләни шатланмады сыман. Чөнки ул урам Казан үзәгендә түгел, ә аннан егермеләп чакрым ераклыкта урнашкан.

— Ул урам, безгә бүген генә әйттеләр, Осиново бистәсе янындагы "Салават күпере" торак комплексында булачак. Дөресен әйткәндә, әнинең Осиновога нинди мөнәсәбәте бар? Әни 60 елдан артык Казанда, шәһәр үзәгендә яшәде. Шуңа күрә [нәрсә әйтергә дә] белмим. Әлегә без ризалыгыбызны бирмәдек, ишеттек кенә әле, диде Зөлфия ханым.

Зөлфия Нигъмәтҗанова Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты да булып тора.

БУ ТЕМАГА: "Илһам Шакиров белән Әлфия Авзаловага урам исеме генә түгел, һәйкәл дә кирәк"

2017 елда мәшһүр җырчы вафат булгач, Казан урамнарының берсе аның исемен йөртәчәк дип ышандырганнар иде. Тик бу урам йә Афзалова яшәгән йорт тирәсендә, йә ул эшләгән Татар дәүләт филармония янында күзалланган иде. Бу урыннар икесе дә башкала үзәгендә.

Белешмә: Әлфия Авзалова

Әлфия Авзалова — күренекле татар җырчысы. Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Тукай бүләге иясе.

1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Биш яшендә әнисе үлә. Әтисе Икенче дөнья сугышыннан кайтмый. Әнисенең сеңлесе тәрбиясендә үсә.

1952 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә җырчы буларак эшкә чакырыла. Кабатланмас матур тавышка ия җырчы тиз арада ансамбльнең күренекле башкаручыларның берсе булып таныла. 1957 елда Мәскәүдә Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында ясаган чыгышы Әлфия Авзаловага беренче зур уңыш китерә.

Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин һәм башка композиторларның катлаулы әсәрләрен, халык көйләрен һәм заманча җырларны башкара.

Җырчының таланты һәм мөмкинлекләренең тар кысаларга гына сыймавын аңлаган филармония җитәкчелеге Әлфия Авзаловага үз иҗат труппасын оештырырга рөхсәт бирә. Легендар җырчы Урта Азия, Балтыйк буе республикаларында күп тапкырлар концертлар куя, Русия шәһәрләрендә чыгыш ясый.

Дөнья халыклары җырларын таныткан өчен 1960 елда җырчы "Дөнья халыклары арасында тынычлыкны ныгытудагы өлеше өчен" дигән Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Ул шулай ук ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия була.

Мәшһүр җырчы 2017 елның 15 июнендә 84 яшендә вафат була.