Референдум көнендә "Азатлык" яшьләре Татарстан байракчыклары таратты

Your browser doesn’t support HTML5

21 март – Татарстан мөстәкыйльлеге турында референдумның 27 еллыгы уңаеннан "Азатлык" татар яшьләре берлеге егетләре Казанның Бауман урамында Татарстан һәм Алтын Урда байрагы төсендә ике мең байракчык таратты. Активистлар бу чараны халыкка һәм Татарстан җитәкчелегенә референдум көнен искә төшерү максатыннан уздыруларын әйтте.