Помпео Русияне Венесуэла эшләренә тыкшынмаска дип кисәтте

Русия очкычы Каракас һава аланында

АКШ дәүләт секретаре сүзләренчә, Мәскәү Венесуэлада үзенең "конструктив булмаган эшчәнлеген" туктатырга тиеш.

Русия Венесуэлада киеренкелекне арттырган вакытта Кушма Штатлар читтә тормаячак. АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән телефоннан сөйләшкәндә шулай дип кисәткән.

Помпео АКШ Русиянең Венесуэладагы гамәлләреннән канәгать түгел диде. Дәүләт департаменты сүзчесе Роберт Палладино сүзләренчә, Русия Латин Америкасы илендә килеп туган болай да кискен вазгыятьне тагын да тирәнәйтә. Помпео сүзләренчә, Мәскәү Венесуэлада үзенең "конструктив булмаган эшчәнлеген" туктатырга тиеш.

24 мартта Венесуэла башкаласы Каракаска Русия саклану министрлыгының ике Ил-62 очкычы һәм дөньядагы иң зур транспорт очкычларының берсе Ан-124 килде. Медиа язуынча, анда хәрби-техник хезмәттәшлек өлкәсендә киңәшләр бирү өчен Русия хәрбиләр төркеме дә килгән. Алар 100ләп кеше диелә. Русия хәрбиләренең Венесуэлага килүенең төп сәбәбе билгеле түгел. Каракас һәм Мәскәү былтыр декабрьдә Венесуэланың саклану өлкәсен үстерү өчен бердәм эшчәнлек турында фикер алыша башлыйбыз дип белдергән иде.

Лавров белән Помпео Русиядән Венесуэлага хәрби төркем килүе турында да сөйләшкән. Дәүләт секретаре "Николас Мадуроның легитим булмаган режимына теләктәшлек белдерү өчен Русия хәрбиләрен кертү халыкның интегүләрен озайтырга мөмкин", дип белдергән.

Русия һәм Кытай - Мадуроның беректәше, вакытлы президент Һуан Гуайдоны АКШ, Европа берлеге, Латин Америкасының күпчелек илләре һәм тагын 40лап ил хуплый.

Мадуро белән Гуайдо арасында низаг 23 гыйнварда Венесуэла парламенты Гуайдоны илнең вакытлы президенты итеп таныгач башланды. Шул вакыттан бирле АКШ Мадурога басым ясау максатыннан төрле чаралар күрә.