30 март кичендә Татарстан башкаласында "Җир сәгате" чарасы үтте. Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) тарафыннан оештырылган чарада Казан Кирмәнендәге барлык биналар да бер сәгатькә утларын сүндереп торды.
"Җир сәгате" чарасына Казан Кирмәне белән беррәттән Казан мэриясе, Казан циркы, "Татнефть-Арена" боз сарае, экология министрлыгы һәм башка оешмалар да кушылды.
Әлеге оешма биналарында 20 сәгать 30 минуттан башлап электр уты бер сәгатькә сүндерелеп торды.
Your browser doesn’t support HTML5
Җир сәгате" чарасы Казанда да үтте
Җир сәгате чарасы беренче мәртәбә 2007 елда Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) һәм The Sydney Morning Herald газеты тарафыннан уздырыла башлады.
Март аеның соңгы шимбәсендә оештырылучы мондый чаралар белән WWF кешелек дөньясын климат үзгәреше мәсьәләсенә игътибар итәргә чакыра.