"Ярдәм" мәчетендә сурдотәрҗемәле җомга вәгазьләре уздырыла

Your browser doesn’t support HTML5

Казанның "Ярдәм" мәчетендәге җомга вәгазьләре сурдотәрҗемә белән интернетка 2016 елда чыга башлады. Башта тәрҗемәчеләр бу эшне аерым бүлмәдән алып барган булсалар, 1 марттан сурдотәрҗемәче Әдһәм Юмагулов вәгазь сөйләүче имам янына басып ишетмәүчеләргә аның вәгазен кул һәм ирен ишарәләре белән җиткерә.