Парижда Нотр-Дам чиркәве янды, манарасы ишелеп төште

Нотр-Дам чиркәве яна

Бу архитектура һәйкәленә ел саен 13-14 миллион турист килә.

Дүшәмбе кич Франция башкаласында Нотр-Дам чиркәве яна башлады. Кичке тугызынчы яртыларга чиркәүнең түбәсе һәм манарасы ишелеп төште. Янгын сүндерүгә күпсанлы янгын сүндерүчеләр җәлеп ителгән.

Корбаннар һәм янгын сәбәпләре турында әлегә мәгълүмат юк.

Бинада төзекләндерү эшләре барган.

Франция президенты Эммануэль Макрон үзенең Твиттер битендә "Һәр ватандашка кебек миңа да үзебезнең бер кисәгебез януын күрү бик авыр" дип язды.

Француз журналистлары янгынны "коточкыч" дип атый. Социаль челтәрләрдә янгынны сурәтләгән күпсанлы фото һәм видео урнаштырыла.

Хәбәр яңартыла.

Your browser doesn’t support HTML5

Пожар в соборе Парижской Богоматери

Нотр-Дам чиркәве

Белешмә. Нотр-Дам чиркәве 1163—1345 елларда төзелгән. 96 метр биеклектәге манарасы 1786 елда төзекләндерүдән соң барлыкка килә, ул имәннән ясалган, кургаш белән капланган. Түбәсе кургаш плитәләр белән капланган, гомум авырлыгы 210 тонна. Нотр-Дам чиркәвендә христиан диненен төп ядкарьләренең берсе — Гайсә пәйгамбәрнең Күгән таҗы саклана.