АКШта Русияне дини ирекләрне кысуда гаепләделәр

Русия кануннары хакимиятләргә көч куллануга яки сәясәткә кагылышы булмаган дини гамәлләр өчен дә эзәрлекләү мөмкинлеге бирә диелә АКШта чыккан хисапта.

АКШта дөньяда дин тоту иреге турында хисап чыкты. Аны АКШның халыкара дини ирекләр комиссиясе әзерләгән. Документ авторлары Русиягә карата, илдә дин ирекләре бозылу сәбәпле, яңа чикләүләр кертергә чакыра. Хисапта Русия кануннары экстермизм төшенчәсен тиешенчә ачык билгеләми диелә. Бу хакимиятләргә көч куллану яки сәясәткә кагылышы булмаган дини гамәлләр өчен дә эзәрлекләү мөмкинлеге бирә диелә документта.

Хисапны төзүчеләр аннексияләнгән Кырымда кырымтатарларны тоткарлаулар һәм азаплаулар дәвам итә дип белдерә.

Авторлар мәгълүматынча, Русия тарафлы фетнәчеләр гыйбадәтханәләрне басып ала, дини җәмгыятьләрне куркытып тора. Төньяк Кавказда махсус хезмәтләр радикал исламчыларга бераз гына катнашы булуда шикләнелүчеләрне дә урлап алып китә диелә хисапта.

Авторлар шулай ук Русиядә тыелган "Йәһвә шаһитләре" әгъзаларына карата җинаять эшләрен дә искә ала. Ике ел элек Русия югары мәхкәмәсе оешманы экстремистик дип таныды. Шуннан бирле конфискацияләнгән чиркәү милке 90 млн долларга җитте диләр АКШта. Ә йөзләгән кеше эзәрлекләүләргә дучар булган.

Русиядә яңа хисапка фикер белдерү әлегә күренми. Быел президент Владимир Путин хокук яклаучылар белән очрашуда дин тоту иреген бозу эшләре турында гомумиләштерелгән хисап әзерләргә кушты. Аны Русия югары мәхкәмәсе июльгә төгәлләргә тиеш.