Татар ата-аналарының икенче конференциясендә 70тән артык кеше катнашты

Конференциядә катнашучылар

Конференциядә Русия Думасына, Русия мәгариф министрлыгына, Татарстан хөкүмәтенә, Татарстан мәгариф министрлыгына, Татарстан мәдәният министрлыгына, Татарстан Дәүләт шурасына, Дөнья татар конгрессына Башкарма комитетына таләпләр кабул ителде.

19 майда Казанда "Мәктәп һәм тәрбияле киләчәк" дип аталган конференциясе узды. Җыен "Мәгариф" берлеге, Татарстан Аксакаллар шурасы, "Тат Полит" концептуаль мәйданчыгы, "Татар ата-аналары" төркеме ярдәмендә оештырылды. Чарада Казаннан һәм Татарстанның районнарыннан 70тән артык кеше катнашты. Анда белем бирү оешмаларында хокукларны яклау, милли һәм дини тәрбия, полилингваль белем бирү, мәктәпләргә татар телен кайтару мәсьәләләре күтәрелде.

Конференциядә ислам динен тотучы гражданнарның балаларының хокуклары, дини тәрбиянең җәмгыятькә уңай әхлакый йогынтысы, Татарстанның татар мәктәпләрен татар укыту теленә кайтару, ата-аналарның мәгариф өлкәсендәге хокуклары, милли(дини) тәрбиянең баланың киләчәгендә чагылуы, читтән торып укуның уңай һәм тискәре яклары һәм башка актуаль мәсьәләләр яктыртылды. Конференциядән соң резолюция кабул ителде.

Русия Дәүләт Думасына түбәндәге таләпләр белән мөрәҗәгать итәргә:

Русиядә яшәүче барлык халыкларга телләрен саклау һәм үстерү максатыннан дәреслекләр, уку программалары, милли кадрлар хәзерләүгә Русия Конституциясендә гарантияләнгән мөмкинлекләрне бирергә һәм шартлар тудырырга;

Русия Белем бирү оешмаларында балаларга һәм хезмәткәрләргә (тәрбиячеләр, укытучылар) карата гражданнарның Руся Конституциясе гарантияләгән дин сайлау һәм аны тоту иреге хокукларын бозуны тыярга һәм контрольгә алырга.

"Русия Федерациясендә мәгариф турындагы” канунның 11 һәм 14нче матдәләренә үзгәрешләр кертеп, рус булмаган халыкларга да үз телләрендә урта белем алу һәм туган телләрне урта белем күләмендә өйрәнү мөмкинлеген бирергә;

Республика дәүләт телләрен рус теле белән беррәттән мәҗбүри укытырга;

Туган телләр исәбенә өстәмә рус теле укыту мөмкинлеген бетеререгә.
“Төбәк телләренең Европа хартиясен” ратификацияләргә.

Русия Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итәргә:

Мәктәпләрдә укытылган икенче чит телләр исемлеген төрек, фарсы һәм гарәп телләре белән тулыландырырга.

Татарстанда милли кадрлар хәзерләүче полилингваль югары уку йортларын булдырырга.

Белем бирү оешмаларында балаларга һәм хезмәткәрләргә (тәрбиячеләр, укытучылар) карата гражданнарның Русия Конституциясе гарантияләгән дин сайлау һәм аны тоту иреге хокукларын бозуны тыярга һәм контрольгә алырга.

Бердәм дәүләт имтиханын, Бөтенроусия тикшерү эшләрен Русия халыклары телләрендә бирү мөмкинлеге тудырырга.

Федераль дәүләт мәгариф стандартларында (ФДМС) республика дәүләт телләрен рус теле кебек туган тел уку предметы рамкаларында мәҗбүри укытуны кертергә, туган телләр исәбенә өстәмә рәвештә рус теле укыту мөмкинлеген бетерергә, туган телләрдән мәҗбүри дәүләт йомгаклау аттетациясен кертергә, туган тел фәнен аерым предмет өлкәсенә чыгарырга;

Милли мәгариф бүлеген кире торгызырга, туган телдә белем алу, тәрбия бирү һәм туган телләрне укыту өчен шартлар тудыру буенча федераль мониторинг булдырырга.

10-11нче сыйныфларда туган телдә белем алу мөмкинлеген тудырырга.

Татарстан хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә:

Татарстанда милли кадрлар хәзерләүче полилингваль милли югары уку йортлары булдырырга.

Белем бирү оешмаларында балаларга һәм хезмәткәрләргә (тәрбиячеләр, укытучылар) карата гражданнарның Русия Конституциясе гарантияләгән дин сайлау һәм аны тоту иреге хокукларын бозуны тыярга һәм контрольгә алырга.

Татарстанның татар театрларында балаларда әхлак тәрбияли торган, милли мәдәнияткә мәхәббәт сеңдерү урыннары буларак алкоголь сатуны тыярга.

Татарстанның җәмәгать урыннарында (эре сәүдә үзәкләре, театрлар, концерт заллары, китапханәләр, поликлиникалар, хастаханәләр) тәһарәт алу һәм намаз уку өчен шартлар тудырырга.

Татарстанның шәһәрләрендә элмә такталарының Татарстанның дәүләт телендә дә булуын контрольгә алырга. Түбән Кама шәһәрендәге кебек моны контрольдә тотучы орган булдырырга, бу сорауларны хәл итүче җаваплы штат тупларга.

Татарстанның һәр шәһәрендә, районында сыйфатлы белем бирүче кызлар һәм малайлар мәдрәсәләре булдырырга.

Хәләл ризыкның бала сәламәтлегенә уңай йогынты ясавын, мөселман динендә тәрбияләнгән балаларның көн дәвамында ач йөрергә мәҗбүр булуын истә тотып, Татарстанның белем бирү оешмаларында хәләл туклану системасын булдырырга.

Габдулла Тукай иҗатына багышланган фестиваль-бәйгеләрен шагыйрьнең рухын түбәнсетүне тыеп, аларны балаларга стимул буларак та, Тукай телендә генә шигырьләр сөйләтеп уздырылуын гамәлгә ашырырга. Басымны күләмгә түгел, сыйфатка һәм Тукай иҗатының асылына куерга.

Татарстанда татар галимнәре галереясы булдырырга. Татарстан мәктәпләренең татар теле кабинетларында татар язучыларының портретларын гына түгел, мәктәпнең бөтен кешегә дә күренә торган иркен урыннарында татарның бөек галимнәренең портретларын урнаштырырга (математиклар: Марат Арсланов, Хәмид Мөштәри, физиклар: Рәшит Сюняев, Камил Вәлиев, Роальд Сәгъдиев, химиклар: Әхмәт Мазгаров, Вил Мирзаянов, Гыйльми Камай, механиклар: Гомәр Тумашев, Оскар Кайбышев, Ривнер Ганиев, географ – Гарун Таҗиев, кибернетик – Рәис Бохараев, биолог - Исмәгыйл Сөләймәнов, сәясәтчеләр, тарихчылар, медицина вәкилләре һәм башка кушымтада китерелгән галимнәр).

Татарстанның “Телләр турында”гы канунына нигезләнеп, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең барысының да ике дәүләт телен белүен, мәгариф, мәдәният министрлыкларында республикабызда компакт яши торган чуаш, удмурт, мари телләрен дә белә торган берәр белгеч булуын таләп итәргә. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне татар теле һәм мәдәнияте буенча сертификация уздырырга.

Татарстан Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать:
Габдулла Тукай иҗатына багышланган фестиваль-бәйгеләрен шагыйрнең рухын түбәнсетүне тыеп, аларны балаларга стимул буларак та Тукай телендә генә шигырьләр сөйләтеп уздырылуын гамәлгә ашырырга. Басымны күләмгә түгел, сыйфатка һәм Тукай иҗатының асылына куярга.

Татарстанның татар театрлары балаларда әхлак тәрбияли торган, милли мәдәнияткә мәхәббәт сеңдерү урыннары буларак аларда алкоголь сатуны тыярга.

Татарстанның җәмәгать урыннарында (эре сәүдә үзәкләре, театрлар, концерт заллары, китапханәләр, поликлиникалар, хастаханәләр) тәһарәт алу һәм намаз уку өчен шартлар тудырырга.
Татар телендә чыгыш ясый торган яшь тамашачы театры булдырырга.

Татарстан Дәүләт шурасына, Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итәргә:

Федераль канунны бозып мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә икенче чит телне өйрәнүне тыярга, ихтыярига калдырырга.

Белем бирү оешмаларында эшләүче милли кадрлар лабораториясен кире торгызырга.

Белем бирү оешмаларында яулык киюче укытучылар һәм укучыларга карата каршылыкны тыярга, аларның хокукларын якларга.

Татарстанның һәр шәһәрендә, районында сыйфатлы белем бирүче кызлар һәм малайлар мәдрәсәләре булдырырга.

Хәләл ризыкның бала сәламәтлегенә уңай йогынты ясавын, мөселман динендә тәрбияләнгән балаларның көн дәвамында ач йөрергә мәҗбүр булуын истә тотып, Татарстанның белем бирү оешмаларында хәләл туклану системасын булдырырга.

Габдулла Тукай иҗатына багышланган фестиваль-бәйгеләрен шагыйрнең рухын түбәнсетүне тыеп, аларны балаларга стимул буларак та Тукай телендә генә шигырьләр сөйләтеп уздырылуын гамәлгә ашырырга. Басымны күләмгә түгел, сыйфатка һәм Тукай иҗатының асылына куярга.

Татарстанда татар галимнәре галереясы булдырырга. Татарстан мәктәпләренең татар теле кабинетларында татар язучыларының портретларын гына түгел, мәктәпнең бөтен кешегә дә күренә торган иркен урыннарында татарның бөек галимнәренең портретларын урнаштырырга (математиклар: Марат Арсланов, Хәмид Мөштәри, физиклар: Рәшит Сюняев, Камил Вәлиев, Роальд Сәгъдиев, химиклар: Әхмәт Мазгаров, Вил Мирзаянов, Гыйльми Камай, механиклар: Гомәр Тумашев, Оскар Кайбышев, Ривнер Ганиев, географ – Гарун Таҗиев, кибернетик – Рәис Бохараев, биолог - Исмәгыйл Сөләймәнов, сәясәтчеләр, тарихчылар, медицина вәкилләре һәм башка кушымтада китерелгән галимнәр).

Татарстанның һәр районында, һәр шәһәрендә сыйфатлы белем бирә торган, заманча җиһазландырылган мәктәп һәм балалар бакчасын берләштергән милли мәгариф үзәкләре булдырырга. Бу үзәкләрдә татар телендә белем, тәрбия бирү эшчәнлеген тулы канлы итеп оештырырга, көчле педагогик коллектив туплауны тәэмин итәргә, уку йортына “кабул итү” өлешенә татар, рус, инглиз телләрен яхшы дәрәҗәдә белүне таләп итергә, әлеге телләрне белү-белмәү дәрәҗәсен тикшерү өчен телдән имтихан оештырырга;

Хәзерге вакытта эшләп килгән татар мәктәпләре, балалар бакчалары, төркемнәре, сыйныфларында татар телендә белем, тәрбия алу өчен шартлар тудырырга.

Республиканың бөтен балалар бакчаларында да татар төркемнәрен булдырырыга, төркемнәрнең тәрбиячеләре эшне татар телендә генә (ФДМСта каралганча) алып баруын, бакчаларның пед.советларының татар төркемнәре өчен татар телле генә эш программасын булдыруны таләп итәргә. Бу таләпләрнең үтәлүенә мониторинг ясаучы комиссия структурасы (эш төркеме) булдырырга, ул эш төркеменә татар иҗтимагый берләшмәләрнең вәкилләрен кертергә.

Татарстанның һәрбер мәктәбендә "Татар сыйныфы" проектын игълан итеп, татар сыйныфларын булдырырга. Татар төркемен яки сыйныфын ачу нормативы санын киметү мөмкинлеген тудырырга. Проектны мәктәпләрдә ата-аналар җыелышларында игълан итеп, ата-аналар комитетлары аша, социаль мессенджерларның төркемнәре аша игълан итеп төркемнәр тупларга. “Татар сыйныфы” проектының презентациясен хәзерләүче һәм гамәлгә ашыручы эш төркемен булдырырга, ул төркемгә иҗтимагый инициатив төркемнәрнең вәкилләрен дә кертергә;

Милли университет булдыру, анда полилингваль нигездә фәннәр укыту, милли кадрлар әзерләү эшен алып барырга;

КФУ да ачылган факультетларда хәзерләнүче белгечләрне татар телен һәм әдәбиятын да укыта алучы күпкырлы педагоглар итеп хәзерләргә;
Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшыру мөмкинлеге өчен, башка төбәкләр белән бергәләп, федераль үзәк белән сөйләшүләр алып барырга;

Укучылар һәм әле мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен татар телле түгәрәкләр, башлангыч белем бирү үзәкләре булдырырга;
Башка төбәкләрдә һәм республикаларда яшәүче татарларга мәгариф өлкәсендә ярдәм итәргә, татар мәктәпләрен - укытучылар һәм дәреслекләр, балалар бакчаларын методик әсбаплар белән тәэмин итү буенча эш алып барырга;

“Әкият” курчак театрының спектакльләренә керү хакын бер кешегә 300-400 сумга төшерергә. (Татар телле аудиториянең күпчелеге авыллардан килүче, ипотека түләүчеләр икәнлеген истә тотырга), театрның керем-чыгым хисапларын контрольгә алырга;

Татар теле укытучыларын мәктәпләрдә саклап калу өчен мөмкин булган бөтен шартларны тудырырга (өстәмә эш сәгатьләре белән тәэмин итәргә, эш стажларын саклап калырга, яңа белгечлекләргә бушлай укытырга);

Белем бирү оешмаларында туган телне укыту процессын 3 категориягә бүлеп укытуны оештырырга: 1) Башлангыч дәрәҗә; 2) Тирән өйрәнү; 3) Чит тел буларак өйрәнү.

Мәҗит Гафури урамындагы 1-нче татар гимназиясен Диния назәрәтенә бирергә һәм аның каршындагы татар мәчетен, андагы 2,5 га җирне, шәһитләр каберлеген Диния назәрәтенә тапшырырга. Шул нигездә интернатлы татар мөселман мәктәбен, балалар бакчасын, хәтер паркын булдырырга;

Казан үзәгендә 20 мең кеше сыйдырырлык мәчет комплексын булдырырга, анда шулай ук татар мөселман мәктәбе, балалар бакчасы, уку йорты булдырырга;

Татарстан һәм Башкортстан республикалары арасында мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек эшен яңартып ныгытырга, районнар белән очрашулар оештырырга;

Яр Чаллы шәһәренең 2 нче номерлы татар гимназиясе базасында татар милли мәгариф үзәген булдырырга;

Югары уку йортларында Дәүләт ярдәме белән татар төркемнәре оештырырга;

Русиянең 272нче Федераль канунының 11нче матдәсенә кертелгән үзгәрешләр ата-аналарның балаларына 10-11нче сыйныфларында туган телдә һәм Татарстанның дәүләт телендә белем алуны тыя. Бу канунның әлеге маддәсенә урта белемне дә туган телдә, икенче дәүләт телендә ала алу мөмкинлеген Конституцион мәхкәмә аша таләп итәргә.

2017 елда Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан кабул ителгән Милли мәгариф үсеше юл картасын гамәлгә куюны, бу юл картасы буенча җәмәгать оешмалары, Дәүләт Шурасы алдында җавап тотуны таләп итәбез.

Ата-аналарга мөрәҗәгать итәргә:

Балаларның уку теле итеп татар телен дә күрсәтергә; туган тел итеп татар телен сайларга;

Гаиләдә дин нигезләрен өйрәнергә;

Гаиләдә балаларыбыз өчен фәкать туган тел мохите булдырырга, туган телдә аралашырга, аларга милли-рухи тәрбия бирергә;

Балаларыбызны туган телдә тәрбияли торган бакчаларга, туган телдә белем бирә торган мәктәпләргә бирергә, уку һәм тәрбия теле туган тел буларак татар телен сайларга;

Җәй айларында бабаларны татар телендә эшләгән аланнарга җибәрергә, мәчетләр каршында оештырылган дин нигезләрен өйрәтүче курсларга яздырырга.

Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында татар телен дәүләт теле буларак укытуны таләп итәргә;

Балаларыбыз өчен милли мохит барлыкка китерә торган мәгариф үзәкләре, хезмәт күрсәтү урыннары булдыруны таләп итәргә, бу юнәлештәге эшчәнлекләрне булдырырга яисә булган эшчәнлекләрдә катнашырга;

Гаиләләрдә заманның тискәре факторларына профилактика, сәламәт яшәү рәвешенә пропаганда алып барырга;

Гаиләнең таркалуына китерүче факторларга каршы үзең өстеңдә эш алып барырга: психологик тренингларда катнашырга, дини гаилә үзәкләренә йөрергә, аудио-видеотренинглар, китаплар кулланырга;
Баланы гаиләдә яшьтән үк гаилә тормышына, җаваплылыкка, хезмәт сөюгә өйрәтергә.

12 октябрь көнен Хәтер көне итеп билгеләп үтүне гадәткә кертергә, бу көнне зыярат-каберләрне чистартып, ата-бабаларыбыз рухына дога кылырга.

Дөнья татар конгрессына:

Татар милләте арасында милли мәгариф, татар телен туган тел буларак уку мөмкинлеге турында аңлату эшләрен системалы рәвештә алып барырга. Моның өчен татар конгрессы канаты астында эшләүче барлык оешмаларны һәм бүлекчәләрне катнаштырырга.

Татар конгрессының башкарма комитеты каршында эшләүче мәгариф бүлегенең эшен көчәйтергә, конгресс бүлекчәләрендә мәгариф өчен җавап бирүче кешеләрне билгеләргә.

Булган резолюция пунктларын Татар милләте үсеше стратегиясенә кертергә.

Конференциядә резолюциякайбер үзгәрешләр кертү шарты белән нигездә кабул ителде.