Уфада "Туганлык" халыкара театр фестивале ачылды

Your browser doesn’t support HTML5

Уфада төрки телле театрларның җиденче халыкара "Туганлык" фестивале бара. Анда Башкортстан, Татарстан, Кырым, Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан һәм башка илләрнең, төбәкләрнең иҗат төркемнәре катнаша. Бер атна дәвам итәчәк фестивальдә барлыгы 13 спектакль күрсәтелә. Оештыручылар әйтүенчә, быелгы програм сәләтле, яшь режиссерларның эшләренә бай.