Күпләр "Бердәм Русия" праймеризын белми калган

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына әзерлек кысаларында “Бердәм Русия” фиркасе 26 майда оештырган праймериз сайлавында, оштыручылар әйтүенчә, республикадагы барлык сайлаучыларның 13,5 проценты тавыш биргән. Азатлык Казан урамында сораштырган 30-лап кеше арасында бу сайлауда тавыш биргән бер генә кеше дә очрамады, күпләре ул хакта хәтта ишетмәгән дә.