Уфа һәлакәте. Совет берлегенең иң зур тимер юл казасына 30 ел

Каза 1989 елның 4 июнендә төнлә 1:15 сәгатьтә була.

Шартлау нәтиҗәсендә ике поезддагы 37 вагон һәм ике локомотив җимерелә. 250 һектар мәйданны янгын ялмап ала.

Совет солдатлары корбаннарның җәсәдләрен җыя.

Җәсәдләр танырлык хәлдә түгел.

Һәлакәт урынына корбаннарның туганнары һәм якыннары җыела. Уфадан 50 чакрымлап ераклыкта Иглин районында булган бу һәлакәтне Уфа поезд казасы дип атыйлар.

Корбаннарның туганнары һәм якыннарына табиблар ярдәм итә.

Тәне нык пешкән кешене һәлакәт урыныннан эвакуацияләү.

Кайбер яралыларны очкыч белән Мәскәүгә алып китәләр.

Поездда булган кешеләрнең туганнары һәм якыннары каза урынында. Ике поездда булган күп кенә кешеләрнең җәсәдләре табылмый.

Каза урынын чистартырга солдатларны җибәрәләр.

Поезд юлын төзәтү эшләре.

Уфалар яралыларга ярдәм итү өчен кан тапшыра

Дәвалау өчен очкыч белән Мәскәүгә алып кителгән яралыларның берсе.

Уфа хастаханәсенә китерелгән яралылар (7 июнь 1989). Берничә көн эчендә яралыларның 300-дән артыгы хастаханәләрдә үлә.

Хастаханәләрдә казада яраланганнарның исемлекләре һәм кайда булулары турында мәгълүмат диварларга эленә

Һәлакәттән соң бер ел узгач, 1990-нчы елның 4 июнендә корбаннарның туганнары һәм якыннары каза урынында аларны искә алырга җыела.

Һәлакәт урынында янган вагон.
 

30 ел элек Башкортстанның Иглин районында булган каза Совет берлегендә иң зур тимер юл һәлакәте санала. Рәсми саннарга караганда, анда 575 кеше һәлак була, 800ләп кеше яралана. Шул казаның беренче сәгатьләрен сурәтләгән архив фотолардан төзелгән фотогалерея тәкъдим итәбез.