Русия һәм Кытай сәүдәдә юань һәм рубль куллануны киңәйтә

Владимир Путин һәм Си Цзиньпин Мәскәү зоопаркында

Путин ике ил хезмәттәшлеге моңарчы күрелмәгән югары дәрәҗәгә җитте, ә төп мәсьәләләрдә фикерләр уртак диде.

Мәскәү һәм Пекин ике яклы сәүдәдә рубль һәм юань куллануны киңәйтү турында килешү имзалады. Бу хакта Русия президенты Владимир Путин Кытай лидеры Си Цзиньпин белән очрашудан соң хәбәр итте. Путин ике ил хезмәттәшлеге моңарчы күрелмәгән югары дәрәҗәгә җитте, ә төп мәсьәләләрдә фикерләр уртак диде.

Си Цзиньпин үз чыгышында Мәскәү белән Пекин мөнәсәбәтләре үсешендә иң яхшы чорга керде дип белдерде.

5 июнь Путин һәм Цзиньпин Мәскәү зоопаркына ике панда тапшыру тантанасында катнашты. Путин бу бүләкне Русиягә карата аерым хөрмәт һәм ышаныч билгесе дип атады.

Кытай лидерының Русиягә эш сәфәре ике ил арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 70 ел кысаларында узды. Си Цзиньпин Петербур халыкара икътисад форумында катнаша. Ул 6-8 июньдә уза.