Мидхәт Шәһиәхмәтов сайлау кампаниясендә икетеллелек мәсьәләсен күзәтү булмаячагын белдерде
Your browser doesn’t support HTML5
Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шәһиәхмәтов, Азатлык соравына җавап биреп, Дәүләт шурасына сайлау кампаниясен татар һәм урыс телләрендә оештырырга ышандырды. Шул ук вакытта комиссия фиркаләрнең һәм намзәтләрнең үз кампанияләрен нинди телдә алып барачагын күзәтмәячәк.