"Казан егетләре" Акмәчеттә кырымтатарча куелды

Your browser doesn’t support HTML5

13 июнь Кырымтатар академик музыка-драма театры сәхнәсендә "Казан егетләре" спектакленең премьерасы узды. Спектакль кырымтатар шартларына туры китереп үзгәртелгән.

Мансур Гыйләҗев спектаклен кырымтатар теленә Диләвәр Османов тәрҗемә иткән һәм ул "Акмәчет егетләре" дип атала. Спектакльнең асыл мәгънәсе сакланып калган, ләкин ул кырымтатар мохитенә яраклаштырылган. Аншлаг белән узган премьера кырымтатар халык әйтемләре, мәзәкләре, җыр-биюләре белән тамашачыны елатты да, көлдерде дә, уйландырды да.

"Акмәчет егетләре"н беренче тапкыр кырымтатар сәхнәсендә 2002 елда режиссер Ахтем Сейтаблаев ("Хайтарма" фильмы режиссеры) сәхнәләштергән иде. Ул бигрәк тә яшьләр арасында популяр булып, берничә ел сәхнәдән төшмәде. Бу юлы спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе, Кырымның атказанган артисты, режиссер Эльдар Джелилов яңача сәхнәләштерде.