Левада үзәге: һәр унынчы русияле азаплауларга дучар булган

Архив фотосы

Русияләрнең 60 проценты тәртип саклау оешмалары азаплауларны бөтенләй кулланмаска тиеш дип санаса, 39 проценты азаплауларга каршы көрәш җинаятьләрне ачуга комачауларга мөмкин дип белдерә.

Һәр унынчы русияле тәртип саклау оешмалары тарафыннан азаплауларга дучар булган. Бу хакта Левада үзәгенең 26 июнь - Азаплаулар корбаннарын яклау халыкара көнендә чыгарган сораштыру нәтиҗәләре күрсәтә.

Тикшеренү "Азаплауларга каршы комитет" соравы белән илнең 53 төбәгендә 3400 кеше арасында уздырылган. Сораштыру нәтиҗәләрен "Коммерсантъ" чыгарды.

Азаплауларга дучар булганнарның өчтән икесе җәзалаулар кимсетү һәм куркыту өчен кулланылды дип белдергән. 50 процент очракта куәт оешмалары хезмәткәрләре тоткарланганнардан азаплаулар ярдәмендә үзләрен гаепле дип тануны яки башка мәгълүмат таләп иткән. 30 процент очракта җәза бирү өчен көч кулланылган. Сораштыруда катнашканнарның кайберләре туганнарына да тәртип саклау оешмалары тарафыннан басым ясалу турында белдерә.

Респондентларның 60 проценты азаплаулар бөтенләй кулланылмаска тиеш дип саный. 30 проценты кайбер очракларда, әйтик, башка кешенең гомерен коткару өчен яки авыр җинаять кылучыларга карата азаплаулар кулланырга мөмкин ди. Сораштыруда катнашканнарның 39 проценты азаплауларга каршы көрәш җинаятьләрне ачуга комачауларга мөмкин дип саный.