Татарстан дәүләт архивы борынгы тамгаларны тәкъдим итте

Your browser doesn’t support HTML5

28 июньдә Татарстан дәүләт архивында "Идел һәм Урал буе тарихында тамгалар" күргәзмәсе уздырылды. Беренче тапкыр оештырылган чарада Казан ханнарының мөхерләре, татарлардагы никахны раслаучы тамгалар, Олуг Мөхәммәтнең төрек солтанына язган ярлыгының күчермәсе күрсәтелде.