Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт шурасы сайлавында видеокамералар куюны хупламады

Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан парламенты рәисе видеокамералар урынына күзәтүчеләр булачак дип тынычландырырга тели.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының чираттагы утырышында республика парламенты сайлавында бүлге комиссияләрендә видеокамералар куюны хупламады. Элегрәк камералар территориаль сайлау комиссияләрендә генә куелачак диелгән иде.

Утырышта бу мәсьәләне КПРФ депутаты Артем Прокофьев күтәрде.

"Бездә видеокүзәтү 2016 елда да, 2018 елда да булды, хәзер видеокүзәтү Бердәм дәүләт имтиханы узган мәктәпләрдә бар, бу мәктәпләрдә сайлаулар да үткәрелә, әмма Үзәк сайлау комиссиясе рәисе камералар юк ди. Видеокамералар сайлауларның үтәкүренмәлелеген һәм киләсе парламентның легитимлыгын арттырачак", диде Прокофоьев.

Мөхәммәтшин моңа җавап итеп, камералар урынына күзәтүчеләр була дип тынычландырды.

"Күзәтүчеләр санын арттырырга дигән нәтиҗәгә килдек - һәр сайлау бүлгесендә иҗтимагый пулаттан һәм башкалардан 20-25 кешегә кадәр җиткерү күз уңында тотыла. Бер техника да сәяси фиркаләрдән әзерләнгән күзәтүчеләр, бәйсез депутатлар кебек үз эшен башкара алмый. Бу иң дөрес адым дип уйлыйм", диде спикер.

Элегрәк Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов видеокамераларның бары территориаль сайлау комиссияләре биналарында гына урнаштырылачагын белдерде, ә анда тавыш бирүләр узмаячак. “Бүлге комиссияләрендә контроль булдыруга килгәндә, тере күзәтүче теләсә кайсы техник җиһазга караганда яхшырак”, диде Шаһиәхмәтов. Аның әйтүенчә, бүлге сайлау урыннарында “видеокамералар урнаштыру — шактый кыйбатлы нәрсә”.

Татарстан Дәүләт шурасына сайлау 8 сентябрьдә уза.