"Казан фанфарлары" фестивале "Туган тел" җыры белән ачылды

Your browser doesn’t support HTML5

9-11 август Казанда VIII "Казан фанфарлары" халыкара тынлы оркестрлар фестивале уза. Чарада Русия, Казакъстан һәм Болгарстаннан 19 оркестр һәм 700 музыкант катнаша. Кол Шәриф мәчете янында узган ачылу тантанасында "Ай былбылым" һәм "Туган тел" җырлары башкарылды.