Казакъстандагы Байконур галәм аланыннан 22 августта "Союз-2.1а" ракет йөртүче белән "Союз МС-14" галәм корабы җибәрелде. Ул Халыкара галәм станциясенә Русиянең беренче андроид механизмлы, Федор исемле роботын алып бара. Очып китәр алдыннан ул Юрий Гагаринның галәмгә очкандагы "Поехали!" сүзен кабатлаган.
Робот галәмнән беренче твитын язды. Ул Очышларны идарә итү үзәгенә ракет системнарының эшчәнлеге турында һәм башка техник мәгълүмат җиткерде.
Первая часть лётных испытаний прошла в соответствии с полётным заданием. Осуществил сбор, обработку и передачу в ЦУП телеметрических данных по работе РН, бортовых систем корабля, перегрузках, температурно-влажностном режиме. Корабль находится на расчётной орбите. Всё штатно
— FEDOR (@FEDOR37516789) 22 августа 2019 г.
Халыкара галәм станциясенә Федор Казанда 24 август иртәсе булганда барып җитәргә тиеш. Орбитада ул 17 көн тирәсе торыр диелә. Аның белән берничә сынау уздырачаклар. Җиргә Федор 7 сентябрьгә кайтачак.