Татарстанда бүген Дәүләт шурасы, Башкортстанда — республика башлыгы сайлана

Казанның татар-инглиз мәктәбендә иглан

Тавыш бирү урыннары җирле вакыт белән иртәнге сигездә ачылды.

Татарстанда бүген Дәүләт шурасын сайлыйлар. Парламенттагы 100 урын өчен җиде фирка вәкилләре көрәшә: "Бердәм Русия", КПРФ, "Гадел Русия", ЛДПР, "Русия коммунистлары", Үсеш партиясе" һәм Русия пенсионерлары партиясе.

Сайлау катнаш систем нигезендә уза: 50 депутат партия исемлекләреннән һәм тагын 50 депутат бер мандатлы бүлгеләрдән сайланачак. Сайлаучылар икешәр бюллетень алачак: берсендә партия, икенчесендә конкрет намзәт өчен тавыш бирергә тәкъдим ителәчәк.

Сайлау бюллетене

Татарстан Дәүләт шурасына алдагы сайлау 2014 елның 14 сентябрендә узды. Тавыш бирүдә сайлаучыларның 80,81% катнашты. Тавышларның 84,24% җыеп җиңүне "Бердәм Русия" яулады. Икенче урынны КПРФ (5,55%) алды. Дәүләт шурасына керү киртәсен башка партияләр узмады. Бүлгеләрдә 36 урынны "бердәмрусиялеләр", тагын 13 урынны — үз-үзләрен күрсәтүчеләр, берсендә — ЛДПР вәкиле алды.

Моннан тыш бүген Казанда шәһәр Думасына өстәмә сайлаулар уза. Республикада өстәмә сайлауларда Татарстанның дистәләгән районында җирле депутатлар сайланачак.

Башкортстанда сайлау алды дебаты

Башкортстанда исә бүген республика башлыгын сайлыйлар. Бу урынга сигез намзәт дәгъва итә — Радий Хәбиров ("Бердәм Русия"), Владимир Барабаш ("Ватандашлар көче"), Зөлфия Гайсина ("Яблоко"), Юрий Игнатьев ("Гадел Русия"), Рәфис Кадыйров ("Русия патриотлары"), Владимир Кобзеев (Русия пенсионерлары партиясе), Юнир Котлыгужин (КПРФ) һәм Иван Сухарев (ЛДПР).

Шулай ук республикада бүген җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау һәм ике бер мандатлы бүлгедә Дәүләт Җыелышы депутатларын сайлаулар уза. Тавыш бирүдә өч миллионнан артык сайлаучы катнаша.