"Җәмгыять фикере — Татарстан" фонды туплаган экзит-пол нәтиҗәләренә күрә, "Бердәм Русия" Татарстанда 69,9% җыя. Икенче урында КПРФ — 12,7%. Башка фиркаләр 5% киртәне уза алмаган.
Татарстан Дәүләт шурасына алдагы сайлау 2014 елның 14 сентябрендә узды. Тавыш бирүдә сайлаучыларның 80,81% катнашты. Тавышларның 84,24% җыеп җиңүне "Бердәм Русия" яулады. Икенче урынны КПРФ (5,55%) алды. Дәүләт шурасына керү киртәсен башка партияләр узмады. Бүлгеләрдә 36 урынны "бердәмрусиялеләр", тагын 13 урынны — үз-үзләрен күрсәтүчеләр, берсендә — ЛДПР вәкиле алды.
Парламенттагы 100 урын өчен барлыгы җиде фирка вәкилләре көрәште: "Бердәм Русия", КПРФ, "Гадел Русия", ЛДПР, "Русия коммунистлары", Үсеш партиясе" һәм Русия пенсионерлары партиясе.
Сайлау катнаш систем нигезендә узды: 50 депутат партия исемлекләреннән һәм тагын 50 депутат бер мандатлы бүлгеләрдән сайлана.
Моннан тыш бүген Казанда шәһәр Думасына өстәмә сайлаулар узды. Татарстанның дистәләгән районында өстәмә сайлауларда җирле депутатлар сайланды.
* * *
Башкортстанда башлык сайлауда экзит-пол нәтиҗәләре түбәндәгечә. Алдан көтелгәнчә, беренче урында Радий Хәбиров — 82,7%. Калган намзәтләр 5%та җыя алмый: Иван Сухарев — 4,4%, Юнир Котлыгуҗин — 3,5%, Владимир Барабаш —1,8%, Зөлфия Гайсина —1,7%, Юрий Игнатьев — 1,2%, Рәфис Кадыйров — 1%, Владимир Кобзев — 0,5%. Сораштыруны "Социс-эксперт" социология үзәге уздырган.
Шулай ук республикада җирле үзидарә органнарына депутатлар һәм ике бер мандатлы бүлгедә Дәүләт Җыелышы депутатларын сайлау узды.